АшыктыкӘллә син җибәрдең хата
әллә мин ясадым
Белмим, нигә кабатладык
Ялгыш булган бу адымны
Ашыктык бугай, ашыктык
хаталарны ясарга
инде хәзер үткәннәргә
Юл юк кире кайтырга
Пар канатларМәхәббәт канат куйганда
Очабыз хыялларга
Җилкән итеп ялкын хисне
Чыгабыз зур юлларга
Пар канатлар иңнәрдә
Пар канатлар хисләрдә
Пар канатлы уйларда
Очабыз хыялларга
Син генэТөшләр күрә идем, анда тик син идең
Йөрәк гөрләп янды учактай
Башларым буталды, җанымда тынмады
Сине югалткач та аңладым
Яшәүнең мәгнәсе, мәхәббәтнең хисе
Бары тик син генә, син генә
Яшәүнең мәгнәсе, мәхәббәтнең хисе
Бары тик син генә, син генә
Син яраткан чэчэклэрТагын җиргә язлар килде
Бөреләнде гөлләр дә
Син дигән, өметем яши
Һаман да күңелләрдә
Син яраткан, син яраткан
Чәчәләр шау чәчкәдә
Мин яратам сине диеп
Сагынып көтәм әле дә
Солдат хатыМин кайтырмын, әнкәй, сулар булып
Агып кына синең яныңа.
Чит җирләрдә күпме йөресәм дә
Синең сүзләр гел дә йөрәгемдә.
Кайтырмын мин, әнкәй,
Кошлар булып
Сайрап кына синең яныңа,
ТургайларХәтфәгә төренде киң иген кырлары
Иркәли күңелне тургайлар җырлары
Яшидер ул кырлар, гел сезне сагынып
Көтәдер яз саен, яшел шәл ябынып
Тургайлар, тургайлар
Сез ялгыш итмәгез
Туган як кырларын
Калдырып китмәгез
УкенмимҮкенмә дә, үтенмә дә
Буласы булган инде
Үткәннәрне калын итеп
Күңелдән сызган инде
Кем гаепле беркем түгел
Шулай дисәң, яхшырак
Алга дәшкән киләчәкнең
Утлары да яктырак
Эни генэӘни генә, бары, әни генә
Киләчәккә юллар салыша
Әни генә мин бәхетле булсын өчен
Үгет бирә... фикер алыша
Әни генә... бары әни генә
Вәгьдәләргә тугры кала тора сүзендә!
Әни генә шул ул... әни генә
Чын дус, иптәш бу җир йөзендә!
ЯзларЯзлар, язлар алып килә назлар
Сиһри нурлар сибә дөньяга
Шатлык булып, илһам булып килә
Бу җанымнан шигъри моң ага!
Язлар, язлар йөрәк җилкенүдән
Хисләр сыймый күңел ярына!
Язлар, ташкын аның кочагында
Барам тәүге сөю ягына!
ЯратамАккошлар да парлы була, бездә оя корабыз
Рәхмәт җаным, син булганга мәңге бергә булырбыз
Айлы төндә ант итештек, өзлеп өзлеп сөяргә
Яратам җаным, сине яратам калыйк шулай гомергә
Яратам, яратам сине җаным
Яратам, яратам сине җаным
Яратам, яратам сине җаным
Яратам, яратам сине җаным