- Ай Ли
Ай, матур гөл генә
Күз нурым кебек кенә кенә
Ай, минем йолдызым
Тулган аем, былбылым
Көтәм сине ай
Назлы сузләрең
Сылу каенкай
- Гел Елмай
Ул елмаеп йөри һәрчак
Моң ул ни шуны белми
Кәефе бетмәс, һич тә төшмәс
Бәхет учагы сүнми
Караңгы төн капласа да,
Төшсә кырау җанына,
Әфсен кебек кабатлый ул
“Син һәрчак елмай гына”
- Оят
Үзгә дидең мине, башка төрле
Мин күрмәдем сине шуннан бирле
Аңлар дип уйладым нигә
Нигә күңелемне бирдем уоу оу
Мин тумыштан идем шундый үзгә
Һәм якыннар моны күптән сизә
Җанымда бармы дип яра
Яра аңламасаң сора уоу оу
- Тоелган
Мәңгелек хәят бетмәсен уйлап
Мин актым Харун елгасы буйлап, ул киң, ооо
Мизгелнең үткәнен сизми калып
Өнме, төшме, яшәгәнмен, белмим – ул тиң, ооо
Оныт аны
Ничек инде?
Үткән хәзер
- Уен
Бу ялган
Бу уен
Үзем дә белмим
Уйныйм кемнең туен
Салкын бүлмәдә
Берүзем
Көнен һәм төнозын
Каламын ялгызым
- Урамнар
Урамнар
Бик уйчан
Әллә начар төшме бу?
Уянырбыз соң кайчан?
Кемдер бар
Янәшә
Шәүлә төшә
Йоклап яшә